Миңнегали Дәүләтбаев Яңа елны Мәскәү хастаханәсендә каршылады.
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның төркемендә эшләгән иң көчле музыкантларның берсе, Башкортостан егете Миңнегали Дәүләтбаев яңа елны хастаханәдә каршы алды.
- Кичә миңа инсульт булды. Ашыгыч ярдәм хезмәте тиз арада Мәскәү хастаханәсенә алып килде. Табиблар вакытында ярдәм күрсәттеләр. Юкса паралич суга иде, - дип хәбәр итте ул үзенең социаль челтәрләрендә.
Саксафонда уйнаучы музыкантны 31 декабрьдә 23 сәгать 33 минутта реанимациядән палатага күчергәннәр.
"Мин тереләм. Иҗади планнарымны тормышка ашырачакмын", - ди ул.
Миңнегали Дәүләтбаев хастаханәдән терелеп чыксын.
Фото скриншот
Нет комментариев