Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Салават Фәтхетдиновның улы Россия чемпионы булган

«Рөстәм Фәтхетдинов — Россия чемпионы. Бу безнеке генә түгел, бу — бөтен Татарстан җиңүе. Ура!» — дип сөенечен уртаклашты Салават Фәтхетдинов.

Ралли-кросс буенча Россия чемпионаты Рязань шәһәре янында «Атрон» автоспорт комплексында 15-16 июльдә уза. Ярышларда Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан, Курск, Тольятти, Самара һәм башка шәһәрләрдән 43 спортчы катнаша.

Җырчы Салават Фәтхетдиновның улы, Татарстан пилоты Рөстәм Фәтхетдинов «Д2-юниор» классында финишка беренче булып килгән. Шулай ук Татарстан спортчысы Артур Егоров «Супер 1600» классында беренчелекне алган. «Национальный» классында финишка беренче булып Татарстан өчен чыгыш ясаучы Мәскәү спортчысы Егор Санин килгән.

Салават Фәтхетдинов улының җиңүе турында инстаграмга язды. Инстачылар исә Фәтхетдиновлар гаиләсе белән сокланып, аларга матур теләкләр әйтеп калдырган.

Әтисе җиңүче улын кочаклап төшкән фотоны да инстаграмда күрсәтте.

«Миндәге горурлыкны бөтен әтиләргә дә насыйп итсен иде», — дип язган җырчы.

 

http://maydan.tatar/salavat-fetxetdinovnyn-uly-rossiya-chempiony-bulgan/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев