Салаватны таныткан җыр
«Көнгә 15 мәртәбә радиода яңгырата иделәр», – ди композитор Илгиз Закиров.
Илгиз Закировның Роберт Миңнуллин шигыренә язылган «Әнкәмнең догалары» җыры бүген дә популяр, чөнки ул җир йөзендәге иң кадерле кешеләргә – әниләргә багышланган.
Әлеге җыр тарихы турында композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закиров түбәндәгеләрне сөйләде:
«1990 елларда татар эстрасына Салават Фәтхетдинов килеп керде. Ул 1991 елда гаиләсе белән Чаллыга килеп урнашты. Без аның белән таныш идек инде, бергәләп актив иҗат итә башладык. Шул вакытта шагыйрь Роберт абый Миңнуллин «Әнкәмнең догалары» дигән шигырь җибәрде. Ул аны берничә авторга бирде микән, миңа гынамы – анысын тәгаен генә белмим. Көй язучылар башка ишетелмәде. Мин исә бу җырга тиз арада көй иҗат иттем, ул бик җиңел язылды. Чөнки мәгънәле, матур шигырь үзе «җырлап» тора. Аны нотадан төшүгә үк Салаватка бирдем. Ул шул җыр белән «Уятмакчы булсаң халык күңелләрен» дигән телевизион конкурста Гран-при яулады. Җыр халык арасында бик тиз таралды. Аның белән бергә Салават Фәтхетдинов та популярлашты. «Татарстан» радиосында музыкаль тапшырулар редакциясе мөхәррире булып эшләгән Рафаэль Ильясов миңа: «Илгиз, бу җырыңны халык бик яратты. Аны радиодан бирүне сорап бик күп хатлар килә. Көнгә 15 мәртәбә радиода яңгырата идек», – дип сөйли иде.
Бу җыр бүген дә Салават Фәтхетдиновның репертуарында. Ул аны концертларында җырлый. Тамашачылар хәзер дә аны ярата. 8 март, Әниләр көнендә, юбилейларда еш яңгыраталар аны.
Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева-Бигичева да бу җырны яратып башкара.
«Мин әниләр турындагы җырларны бик яратам. «Әнкәмнең догалары»ның беренче башкаручысы Салават булды. Мин бу җырны аның башкаруында бик яраттым. Һәм аңардан җырны сорап алдым, җырладым, радио фондына яздырдым. Без Салават белән җырларыбызны алмаштык. Ул миннән «Үтте дә китте яшьлегем» җырын сорап алып, репертуарына кертте. «Әнкәйнең догалары» беркайчан да актуальлеген югалтмый торган җыр. Ул әнкәйләргә салынган һәйкәл кебек мәңгелек», – ди җырчы.
«Әнкәмнең догалары»
(Роберт Миңнуллин сүзләре, Илгиз Закиров көе)
Догаларның күңелемнән
Юк әле югалганы –
Саклый мине, яклый мине
Әнкәмнең догалары.
Ташлама, әнкәй, ташлама
Мине изге догаңнан.
Ташласаң изге догаңнан,
Мин бәхетле булалмам.
Тылсымлы да, шифалы да
Әнкәмнең догалары –
Догаларның шатлык кына
Китерә торганнары.
(Кушымта шул ук)
Кырыс та тормыш юллары,
Авыр да дөньялары!
Хәлләремне җиңеләйтә
Әнкәмнең догалары.
(Кушымта шул ук)
Кабатлыйм мин дә әнкәйдән
Өйрәнгән догаларны.
Җиткерермен түкми-чәчми
Мин сезгә дә аларны.
(Кушымта шул ук)
Зөлфия Галим
Фото: Илгиз Закиров / фото: шәхси архивтан
Урын калса - Салават фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев