Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Салым органнары хезмәтләрен дистанцион рәвештә алырга мөмкин

Гражданнар сәламәтлеген саклау һәм инфекция таралуга каршы тору максатыннан, Чаллы салым инспекциясе шәһәрдәшләрне контактсыз электрон хезмәттәшлеккә күчәргә чакыра.

Теләсә нинди хезмәтне диярлек онлайн алырга мөмкин, 68 интерактив сервис nalog.gov.ru сайтында һәм мобиль кушымталарда да бар.
Түләүчеләрнең барлык категорияләре өчен «Шәхси кабинетлар» гамәлгә ашырылган, алар инде бишәү, шул исәптән үзмәшгульләр һәм чит ил компанияләре өчен дә. Әлеге күп функцияле сервислар салым түләүчеләрнең салым органнары белән дистанцион аралашуының төп чарасы булып тора.
Интерактив режимда гражданнар салымнарны түли, салым органнарына мөрәҗәгать итү яки шикаятьләрнең нәтиҗәсен белә яки теләсә нинди мөрәҗәгать җибәрә ала.
Юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр сыйфатында онлайн теркәлү мөмкинлеге бар.
Сайтта, «Салым салуның тиешле режимын сайлау» һәм «Салым йөкләнешен исәпләү буенча калькулятор»ны да кертеп, салымнарны мөстәкыйль исәпләү өчен җиде салым калькуляторы гамәлгә ашырылган.
Барлык төр салым декларацияләрен һәм бухгалтер хисаплылыгын тапшыру өчен, НДС формасы буенча декларациядән тыш, «Салым һәм бухгалтерлык хисаплылыгын электрон формада тапшыру» сервисы гамәлгә ашырылган. Әлеге сервистан салым түләүченең квалификацияле электрон имза ачкычы булган очракта файдаланырга мөмкин, ул хәзерге вакытта салым органнары тарафыннан түләүсез нигездә бирелә.
Моннан тыш, электрон отчетны электрон документ әйләнеше операторлары аша, ә 3-НДФЛ декларацияләрен «Физик затлар өчен шәхси кабинет» сервисы аша тапшырырга мөмкин.
Россия Федераль салым хезмәтенең Чаллы шәһәре буенча Идарәсе «Физик затлар өчен шәхси кабинет»на керү дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында (ЕСИА дәүләт хезмәтләре аша керү) хисап язмасы ярдәмендә дә мөмкин булуын искәртә.
Салым органнарыннан консультацияне Россия Федераль салым хезмәтенең Бердәм контакт-үзәге телефоны буенча  8-800-222-22-22 алырга мөмкин, әлеге телефон номеры аша теләсә кайсы салым органы белән элемтәгә керергә мөмкин.

Фото: uralweb.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: закон бакча салым өй акча