Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Салымнарны вакытында түләргә кирәк

Бүгенге көндә 17 мең юридик зат, 14 мең шәхси эшмәкәр, 500 меңнән артык физик зат казнага салым түли. 2022 елның беренче яртысында төрле дәрәҗәдәге бюджетларга 36 млрд сумнан артык салым түләнгән.

 Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 5 процентка кимрәк. Сәбәбе – утильләштерү җыемнарын түләү вакытын декабрь аена күчерү. 
2022 елның 1 июленә республика бюджетына бурыч – 1 млрд 84 млн сум, шәһәр бюджетына 265 млн сум тәшкил итә. Федераль салым хезмәтенең Чаллы буенча җитәкчесе Диана Сәгытдинова әйтүенчә, бурычлы оешмалар белән эш дәвам итә. Республиканың консалидацияләнгән бюджетына 880 млн сум акча кайтырылган инде. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев бурычларны түләтү өчен закон буенча рөхсәт ителгән барлык чараларны да кулланырга кирәклеген искәртте. «Барлык предприятиеләр дә эшли, хезмәт хакын түли. Салымнар да вакытында, тиешенчә түләнергә тиеш. Бу акчалар шәһәрне төзекләндерергә кирәк», – диде ул. 
Бурычлар турында мәгълүматны СМС яисә электрон почта аша, яки Федераль салым хезмәте (www.nalog.gov.ru) сайтыннан алырга була. 

Хисап чорында 78 меңгә якын декларация кабул ителгән. Күчемсез милек, җир участогы һәм транспорт чаралары булган кешеләр 2022 елның 1 декабренә кадәр салымны түләргә тиешләр. Бүгенге көндә салым түләнергә тиешле объектлар саны 273 мең. Бу узган елга караганда 3 процентка артыграк. 278 мең шәһәрдәшебез күчемсез милек өчен 455 млн, 137 мең кеше транспорт өчен 640 млн, 14 мең кеше җир участогы өчен 79 млн сум салым түләргә тиеш. Балигъ булмаган балаларның милек салымын ата-аналары һәм законлы вәкилләре түли. Бу эшне хатыны өчен ире, ата-аналары өчен балалары да башкара ала. Моның өчен УИН, штрих код яисә Qr-код булуы гына кирәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев