Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Самбо буенча 9 медаль

Урыссуның “Олимпия” спорткомплексында самбо буенча республика турниры булды. Анда “Заман” яшьләр үзәгеннән спортчылар катнашты.

Ул самбо буенча ике тапкыр чемпион Тимур Галләмов призына оештырылган иде.

Әлеге мәртәбәле яршыта Татарстан, Башкортстан, Самара, Ульяновск һәм Ырынбур өлкәләреннән барлыгы 109 спортчы катнашты. Чаллы данын  тренер Владимир Тимофеев шәкертләре яклады. Нәтиҗәдә Даниил Питеркин, Аяз Минһаҗев, Әсхәд Вәлиев, Данил Бабаев алтын медаль белән бүләкләнделәр. Пьдисталның икенче баскычында Кирилл Семёнов, Сергей Степанов  һәм Николай Агеев. Бронза медальгә Әмир Карюков, Даниил Ширковский лаек булды. Гомуми исәп буенча, “Заман” командасы өченче урынга чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев