Санкт-Петербург вәкилләре Чаллыда искитмәле бәйрәм оештыра
Яңалыклар тасмасы

Санкт-Петербург вәкилләре Чаллыда искитмәле бәйрәм оештыра

Чара 2 июль көнне шәһәрнең Җиңү паркында узачак.

Чаллыда кабат буяулар фестивале үтәчәк. Ул 2 июль көнне Җиңү паркында 17:00 сәгатьтә узачак. Чараны Санкт-Петербург вәкилләре оештыра. Ике сәгать барачак бәйрәмдә кешеләр бер-берсенә төсле зыянсыз порошок сибеп, баштан-аяк буялып, күңел ача алачак.

Мәгълүм булганча, Холи – Һиндстанда язын уздырыла торган “Буяулар” бәйрәме. Бу көнне кешеләр бер-берсенә дару үләннәреннән ясалган төрле төстәге порошоклар сибешәләр. Холи бәйрәме дөньяны изгелек, тынычлык, бәхет төсләренә буяуны символлаштыра. Төрле төсләргә кергән кешеләр рәхәтләнеп, көлешеп күңел ача.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бәйрәм мәдәният

Нет комментариев