Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сатучыга – арзан, алучыга кыйммәт була ул

Чаллыда шимбә көнне уза торган ярминкәләргә авыл хуҗалыгы уңганнары атна башында ук әзерләнә башлыйлар. Ипподромга машиналар җомга көнне кичтән үк килә.

Кышка запас әзерләп калырга тырышкан шәһәр халкы да бу көнне йоклап ятмый. «Мин ярминкәгә иртәнге 7дә киләм, кеше аз, ризыкны сайлап алу мөмкинлеге зур. Быел җәй коры булганга суган уңмады. Килограммын 16 сумннан 8 килограмм суган алдым. Күп алырга куркыта, черергә мөмкин. Бакчага бару-кайту, ут-су бәяләрен санасаң, мондагы яшелчә бәяләре бер дә кыйммәт түгел»,  – ди ТЭЦ хезмәткәре Гүзәлия Фатыйхова. 
Мин барганда халык бәрәңге һәм ит сатучылар янына чиратка баскан иде. Бәрәңгене бу атнада ипподромдагы ярминкәдән килограммын 30 сумнан да алып булды. Сәүдә үзәкләрендә икенче икмәкнең килограммы 33-35 сум торганын исәпләсәң, бу арзан. 
Сыер итенең бәясе 320-500 сум, авыл тавыгын килограммын 230, күркәне 250, казны 350, кош-кортларның эчке органнары җыелмасын 200 сумга, 3 литрлы бал 1000-1500 сум, кәбестә 25-40 сум... Биредә шулай ук сөт ризыклары, чикләвекләр, яшел тәмләткечләр, оек, аяк киемнәрен дә алырга була иде. Теләгән кеше үзенә кирәк әйберне алмый китмәгәндер, мөгаен. Ярминкәгә килүчеләр арасында биредәге бәяләрне кыйммәт диючеләр әлләни очрамады, исемен әйтергә теләмәгән бер ханым: «Бәяләр кибеттәгедән арзан түгел, монда үлчәү белән алдыйлар», – диде. «Аның каравы монда ризыклар свежий, айлар, еллар буена кибет киштәләрендә аунап ятмаган. Бер кешене дә мәҗбүриләп китермиләр», – диде икенчесе. 
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре шимбә көннәрендә Ипподромда, Тукай яр буенда һәм «Южный» агросәнәгать паркында була. Актаныш, Менделеевск, Сарман һәм башка районнардан килгән фермерлар белән сөйләшеп, ярминкәдә сату үзен аклыймы дигән сорау бирдем. 
Хәмит абый, Менделевск районы эшмәкәре:
– Авылда яшәп, мал асрауның «рәхәт»леген шунда яшәгән кеше генә аңлый. Эш булмаганга мал асрап, сатабыз бит. Сыер итен күпләп алучы кешеләр бар. Алып сатарларга очсызга биреп җибәргәнче, монда сату файдалырак. Сатып бетереп китәбез. 
Эльмира, Тукай районы Түбән Суыксу авылыннан:
– Берничә партия чеби алып үстерәбез. Сишәмбе көнне суя башлыйбыз, шимбә монда сатарга киләбез. Кайсы көнне тавыклар сатылып бетә, кире алып кайткан вакытлар да була. Тормышны ничек булса да алып барырга кирәк бит. Без тавык үстереп сатабыз. Җәй башында комбиазыкны 1000 сумнан, хәзер 1900 сумга алдык. Шулай да тавыкка бәяне арттырмыйбыз. Зарланырлык түгел, алып торалар. 
Рузил, Актаныш районы Бүләк авылыннан: 
– Мин сөт, каймак ризыклары сата идем. Ике ел элек ит тә сата башладым. Халык ала. Бу юлы тана ите алып килдек. Товар сатучыга арзан, алучыга кыйммәт инде ул. Сыйфатлы азык-төлекнең алучысы була. Тырышып эшләсәң, нәтиҗәсе була. Итне килограммлап та, боты белән дә алып китәләр. Керем без теләгәнчә булмаса да, тормышны кешечә алып барырга җитә.
P.S. Ярминкәләр һәр атнаның шимбәсендә Ипподромда, «Южный» агросәнәгать паркында, Тукай яр буенда була.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярминкә

2
X