Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Сөекле дустым” уйландырды

Ул - драматург Аяз Гыйләҗевнең сөйгәне Нәкыягә тоткынлыкта  язган хатларына һәм “Күлмәк” әсәренә нигезләнеп язылган “Сөекле дустым” спектакле.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры тамашачыларга беренче камера спектаклен күрсәтте. Ул - драматург Аяз Гыйләҗевнең сөйгәне Нәкыягә тоткынлыкта  язган хатларына һәм “Күлмәк” әсәренә нигезләнеп язылган “Сөекле дустым” спектакле.

 

Олег Кинҗәгулов куйган бу спектакль театрның кече залында уйналды. Шунлыктан беренче камера спектаклендә бераз гына булса да, тамашачылар да катнашты. Спектакльдә Татарстанның халык артисты Инсаф Фәхретдинов белән Татарстанның атказанган артисты Алсу Хәбетдинова совет чорында ир белән хатынның җыелма образларын гәүдәләндерделәр. 

Чаллы тамашачысы өчен яңача булганлыктан, тамашачылар “Сөекле дустым”ны төрлечә кабул итте. “Дөресен генә әйткәндә мин бу спектакльне бик үк аңлап та бетермәдем. Авыр спектакль булды. Сүз дә юк, артистлар шәп уйный, музыка, ут бик оста кулланылган. Яңа бинада шундый заманча спектакльләр куелырга тиештер дә инде ул. Кеше комедия карап, күңел ачып кына түгел, уйланып та китәргә тиеш”, - ди шәһәрдәшебез  Азат Хисмәтуллин.

“Миңа спектакль бик ошады. Артистлар ихлас уйныйлар, фальш юк. Алсу Хәбетдинова безнең белән маникюр, матурлык өчен акча туздыру турында сөйләште. Ир  белән хатын арасында чыккан бәхәс (ашың тозлы булган ди ире хатынына) тә нәкъ тормыштагыча. Безнең белән янәшә утырган өлкәннәр аеруча яратты спектакльне. “Сәхнәдә безнең гаилә. Без дә шулай аш тозлы булса да, дуслар белән ресторанга барып кайткач та  талашабыз, сөйләшмичә йөргән чаклар да була. Әмма гаилә – иң кадерле нәрсә дип, күп нәрсәләргә күз дә йомабыз, шулай итеп 30 ел яшибез” диде минем янда утырган апа. Миңа шулай ук көнләшү сәхнәсе дә бик ошады”, - ди “Көнбагышкай” балалар бакчасы хезмәткәре Ландыш Солтанова.

Спектакльдә музыкаль бизәлеш тә бик оста кулланылган. Гаиләдә низаг чыкканда иронияле көй яңгырый, тавыш тынгач, татар көйләре... Сөргенгә киткәндә, туган ил белән хушлашканда үзенчәлекле җыр яңгырый.  Композитор Гөлназ Закирова фортепианода  ун композиция башкарды. Алар арасында үзенекеләр дә, Михаил Огинскийныкы, Клод Дебюссиның “Айлы нур” әсәре дә бар иде. Язучы, театрның әдәби бүлек мөдире Айгөл Әхмәтгалиеваның бу спектакльгә махсус язган “Сагынуларым” җырына көйне дә Гөлназ иҗат иткән. Спектакль шул матур җыр белән тәмамланды.

Шулай итеп шәһәребез театрында  камера спектакле куела башлады. Каршылыклы фикерләр тудырса да, тамашачылар “Сөекле дустым”ны җылы кабул иттеләр. Артистларны сәхнәдән алкышлар һәм чәчәкләр белән  озаттылар.

Зөлфия ФОАТОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев