Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр мэры аутистик спектр ягыннан авыру балалар төркеме эше белән танышты

Әлеге махсуслаштырылган төркем – Чаллыда беренчесе, ул үсеш үзенчәлекләре булган балаларны социумга кертүне җиңеләйтергә мөмкинлек бирәчәк. Төркем «Умничка» балалар бакчасы базасында ачылды.

Балалар бакчасына 249 бала йөри - 56 ясле яшендәге һәм 193 мәктәпкәчә яшьтәге (3-7 яшь) бала. Үзенчәлекләре булган балалар төркемендә – биш бала, һәр бала өчен үзенең педагог-психологы каралган. Бу тәрбияләнүчеләр өчен бик мөһим, чөнки эмоциональ-ихтыяр өлкәсе авыру булган балалар категориясе бик төрле. Шуңа күрә балалар шәхси коррекция-тәрбия эшчәнлегенә мохтаҗ, ул база күнекмәләрен формалаштырырга һәм, яхшы очракта, аларга массакүләм мәктәптә укырга мөмкинлек бирәчәк.
Балалар – төрле мәктәпкәчә учреждениеләрдән, коммуникацияләр дефициты булганлыктан, адаптация максатларында, балалар бакчасына йөрү көннең яртысына, төшке ашка кадәр генә планлаштырыла. Әмма инде хәзер үк күпләргә монда йөрү ошаган: кайбер балалар балалар бакчасында калырга сорый, - дип уртаклашты «Чудо-дети» дәвалау педагогика үзәге директоры, проект кураторы Ася Кислова.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев ремонт эшләрендә ярдәм күрсәткән инициатив төркем вәкилләре белән генә түгел, ә тәрбиячеләр, балаларның әти-әниләре белән дә аралашты. «Балага мәктәпкә йөрергә, социальләшергә һәм бөтен кеше белән бергә укырга кирәк. Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларның башка балалар белән бергә белем алуы мөһим, шулай ук сәламәт балаларның үзенчәлекләре булган кешеләргә дөрес мөнәсәбәте урнашуы да мөһим. Мондый төркемнәр – ул гаиләгә дә җитди ярдәм», - дип ассызыклады Наил Мәһдиев.
Мэр бу проектка өлеш керткән, күңел җылысын биргән, битараф булмаган Чаллы халкына рәхмәт белдерде, шулай ук балалар бакчасы кирәк-яракларына акча сертификаты тапшырды.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аутистик