Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр мэры: "Сатып алулар үткәрү өчен алга таба да укулар үткәрергә кирәк"

Муниципаль заказларны оештыру турында бүлек башлыгы Марсель Хәйретдинов сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, муниципаль ихтыяҗларга  сатып алулар  барлык өлкәләрне дә  колачлый – юллар һәм эре объектлар төзүдән алып социаль учреждениеләрдә туклануны оештыруга кадәр. «Аларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге, конкуренцияне тәэмин итү, сатып алуларда катнашучыларның нәтиҗәлелек өчен җаваплылыгы – контракт системасының төп принциплары . Бүген  Чаллы шәһәрендә гамәлгә ашырыла торган сатып алулар өлкәсендәге барлык мөһим проектлар, беренче чиратта, аларны үтәүгә юнәлдерелгән», - дип ассызыклады ул.
Процедураларның максималь үтә күренмәлелеген тәэмин итү максатыннан, сатып алулар электрон конкурслар, аукционнар һәм биржада сатып алулар  белән гамәлгә ашырыла. Шәһәр муниципаль заказлар агентлыгы аша  2021 елда 5 млрд 383 млн сумлык 9000нән артык конкурс уздырылган. Биржада сатып алу күләме елдан-ел арта. Күбрәк тәэмин итүчеләрне җәлеп итү, димәк, конкуренцияне арттыру һәм бюджет акчаларын янга калдыру максатыннан, 600 мең сумга кадәр кече күләмле сатып алулар урынына Республика маркетинг үзәгенең электрон биржа мәйданчыгында сатулар үткәрелә.
 Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, Чаллыдан  сатуларда катнашучылар саны куп  түгел. «Сатып алулар үткәрү өчен алга таба да укулар үткәрергә кирәк, - дип билгеләп үтте ул. - Бу  предприятиеләргә җитештергән товарларын сату өчен  мөмкинлек».

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы