Шәһәр мэры яңа төзелеп килүче мәчеттә булды
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр мэры яңа төзелеп килүче мәчеттә булды

Бүген Чаллы мэры Наил Мәһдиев төзелеп килүче Җәмигь мәчетендә булды.

Ул анда Корбан гаете уңаеннан бәйрәм намазында катнашты, иганәчеләр белән очрашты. 5 катлы бина 3200 кешене сыйдырышлы, аның 5 гөмбәзе, 4 манарасы булачак.

2021нче елның яртысы дәвамында мәчет төзелешенә 17 миллион сумнан артык акча җыелган. Бу игелекле эшкә һәркем мөмкинлегеннән килгәнчә өлеш кертә ала.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев