Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Шәһәр укучылары советы» спикер постына кандидатлар дебатлары үткәрде

«Шәһәр укучылары советы» балалар иҗтимагый оешмасы спикеры постына кандидатлар дебатлары узды. Санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү өчен дебатлар онлайн-форматта үткәрелде.

Быел иң зур балалар иҗтимагый оешмасы спикеры постына ике кандидат – 11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең ике вәкиле тәкъдим ителә.
Беренче кандидат – Викторова Милена– гамәлдәге спикер. Үз сайлау алды программасында Милена укучылар өчен ораторлык осталыгы мәктәбен оештырырга тәкъдим итә.  Бу укучыларга укуда гына түгел, ә үз фикереңне төгәл әйтә белү һәм үз-үзешә ышанычны үстерүгә дә ярдәм итәчәк дип ышана Милена.
Икенче кандидат – Кардашевская Анастасия– кече яшьтәге мәктәп укучыларының мәктәп советларын оештырырга тәкъдим итә, алар анда мәктәп үзидарәсе нигезләрен үзләштерәчәкләр.  
Быел «Шәһәр укучылары советы» балалар иҗтимагый оешмасы спикерын сайлау 4 ноябрьдә узачак. Сайлауларның форматы шәһәрдәге эпидемиологик вәзгыятьтән чыгып билгеләнәчәк.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф