Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр ярминкәләрендә республиканың 11 районы үз продукциясен тәкъдим итте

18 сентябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре 3 даими эшләүче территориядә узды, алар - Габдулла Тукай яр буе мәйданчыгында (“Төзүче” стадионы каршындагы мәйданчыкта), Татарстан Республикасының 11 муниципаль районы катнашында “Южный” агросәнәгать паркы һәм Ипподром территориясендә.

Ярминкәдә Әгерҗе, Менделеевск, Тукай, Мөслим, Сарман, Минзәлә, Актаныш, Алабуга, Кукмара, Нурлат, Аксубай районнары катнашты.
Ярминкәдә башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов, Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе урынбасары Руслан Шәймәрданов, ярминкәләрдә катнашучы муниципаль районнар җитәкчеләре катнашты.
Сарман муниципаль районы «Төзүче» стадионы мәйданчыгында ярминкәгә килүчеләр өчен мәдәни программа эшләде.
Киләсе ярминкәләр 2021 елның 25 сентябрендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярминкә