Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәрдәшебез 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Башкортстанның Горный Ключ авылында туган һәм бүгенге көндә Яр Чаллыда яшәүче Катилай Алексеевна Сарбаева 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

1938 елда кияүгә чыга. Ире фронтка киткән һәм хәбәрсез югалган. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылында «Кызыл яр» колхозында эшли.  Сугыштан соң Уфа шәһәренә кученә, анда лаеклы ялга чыкканчы химия заводында, мебель фабрикасында, шәһәр хастаханәсендә эшли.
1987 елда Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә.
«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.
РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк район хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов исемнәреннән Катилай Алексеевна юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Юбилярны шәһәр Советы депутаты Әхәт Галәүтдинов, Электротехников идарәче компаниясе вәкилләре, шулай ук ТИҮ рәисе Наталья Гордиенко котлады, дип хәбәр ителә шәһәр сайтында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбиляр