Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы» газетасы «Пятачок»ка чакыра

«Шәһри Чаллы» әлеге уеннарны җәй дәвамында оештырачак. Матур традицияләрне кайтару безнен басманың да бурычы ләбаса. Беренче пятачок 20 май көнне 18 сәгатьтә Җиңү паркының кече сәхнәсе янында була.

Чаллы тарихында ул «Пятачок» – күңел ачу урыннарының аерым бер эзе-урыны бар. 70нче еллар башында Чаллыда бөтенсоюз удар төзелеше башлангач, бирегә илнең төрле төбәкләреннән халык агылды. КАМАЗ автогиганты төзелешенә үзебезнең татар район-авылларыннан да меңәрләгән яшьләр килде. Пятачоклар – әнә шул эшче егет-кызларның бергә җыелышып күңел ачу урыны ул.

Яшь калада мәдәният объектлары әле аз, ә яшьләрнең бер-берсе белән күрешәсе, аралашасы килә. Дистә еллар дәвам иткән мондый тамашаларда аерым оештыручы да юк, монда кем тели – шул килә, бии, җырлый. Ә иң мөһиме, монда үз парыңны табарга була. Бүген күпме кешеләр, яшьлекләре пятачокларда үткән урта буын шул чакларны сагынып яши!

Шуны искә алып, без Чаллыда мондый кичәләрне кабат яңартырга булдык. Шәһәребез үсте, матурайды, рәхәтләнеп җыелыр-күңел ачар урыннар да җитәрлек. Безнең бу идеяне башта пятачокларда гармун тартып, игьтибар үзәгендә булган ике талантлы кеше – бүгенге көндә Актаныш районында күренекле мәдәният хезмәткәре Илдус Һадиев һәм Чаллыда яшәүче Рәшит Шахапов хуплады. «Күңел» радиосында туры эфирда без әлеге проектны халыкка да игьлан иттек.

Алинә Вәлиева алып барган тапшырудагы сөйләшү элеккеге пятачоклы яшьлек елларын сагыну хисләре белән сугарылган. «Гаҗәп иде, – ди Илдус Һадиев. – Телефон да юк заман, заводтан эштән арып кайткан кызларга- егетләргә бер сызгыру җитә, матур итеп киенеп мәйданга килеп җитәләр. Гармунчылар чиратлашып уйный, уртада аяклары талганчы бииләр, җырлыйлар. Яшьлек яшьлек инде, иртүк торып эшкә дә барасы бар бит әле».

«Актаныш, Минзәлә, Сарман кызлары актив, чая иде. Нинди генә уеннар уйнамый идек!», – дип, Рәшит үзенең шул чакларда уйнап йөргән гармунын да алып килеп, студиядә бию көйләрен сыздырды. Ә Илдус – республикакүләм «Халык җәүһәрләре» конкурсы лауреаты – баянын алып җыр сузды.

Әлбәттә, пятачокларның социаль әһәмияте дә саллы. Татар яшьләрен берләштерүдә, милли кыйммәтләребезне саклауда, беренче чиратта. Зур шәһәргә килеп тә телен җуймаган ул буын кешеләре. Һәм бүген дә шуның белән горурланып яшиләр.
«Шәһри Чаллы» әлеге уеннарны җәй дәвамында оештырачак. Матур традицияләрне кайтару безнен басманың да бурычы ләбаса. 

Без бу очрашуларга барлык шәһәрдәшләребезне чакырып калабыз. Гармунчыларны көтәбез. Беренче пятачок 20 май көнне 18 сәгатьтә Җиңү паркының кече сәхнәсе янында була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм мәдәният