Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы» кызлары һава шарында очты - ВИДЕО

«Шәһри Чаллы» газетасының сайт редакторы Гөлия Ибатуллина һәм дизайнер Динара Шакирҗанова һава шарында күккә күтәрелделәр.

– Һава шарында күтәрелү күптәнге хыялым иде. Никтер ул хыял гына булып кала бирде! Ә инде үзебезнең Чаллыда күккә очу белән шөгыльләнүчеләр барлыгын белгәч, моны чынга ашыру мөмкинлеге туды. Тукай районының Сәет авылы тирәсеннән очып киттек без. Һавага күтәрелә башлагач, яшермим, бик куркыныч булды. Әмма биеклеккә күтәрелә барган саен курку юкка чыга. Киресенчә, ниндидер ләззәт ала барасың. Күктә искиткеч матур! Һава корабында йөзеп кенә барасың шикелле. Астагы кешеләр, машиналар уенчык кына кебек күренә. Без 1 километр биеклеккә күтәрелдек, һавада 1 сәгать чамасы «йөздек». Тукай районыннан утырып киткән идек, Минзәлә районы авылларына, Сарман районына кадәр барып җиттек. Һавада ул сизелми дә. Монда бары тик син, синең күптәнге хыялың һәм искиткеч матур табигать, – дип сөйли Гөлия Ибатуллина. 

– Һава шарында бары тик иртәнге якта яисә кояш баеганда гына очарга ярый. Без исә кояш баеган мәлне сайладык. Инде яз көне үк түләп куйдык та, ике ай чамасы хыялыбызның тормышка ашуын көттек. Күктәге матурлыкны, ә өстән күренә торган табигать гүзәллеген бер сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Моны бары тик үзләре кичергәннәр генә аңлар. Кояш баешын карадык: кып-кызыл булып батты ул көнне. Бөтен җирне фотога, видеога төшерергә ашыктык. Әле кайткач, барлык булган видеолардан матур итеп клиплар да ясап куйдым. Гомерлеккә истә калырлык сәфәр булды ул, – ди Динара Шакирҗанова.         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев