"Шәһри Чаллы"га яз һәм 3000 сум от!
Яңалыклар тасмасы

"Шәһри Чаллы"га яз һәм 3000 сум от!

«Шәһри Чаллы» газетасы гыйбрәтле хәлләр, язмышлар турындагы язмаларга «Тормышның үзе» дип аталган бәйге игълан итә.

Конкурска үз башыгыздан кичкән хәлләрне, якыннарыгыз, туганнарыгыз, таныш-белешләрегез белән булган вакыйгаларны язып җибәрә аласыз. Геройларның исемнәрен үзгәртергә дә була.  

Язмаларны shahri_chally@mail.ru электрон адресы буенча юллагыз. Хатларны 1 сентябрьгә кадәр кабул итәбез. Язмалар газетабыз битләрендә, рәсми сайтыбызда һәм социаль челтәрләрдә урын алачак. Эшләрне тәҗрибәле журналистлар бәяләячәк. Иң яхшы язма авторларын бүләкләр көтә. Беренче урынга – 3 мең сум акча, икенче-өченче урыннарга – көнкүреш техникасы.

Языгыз һәм бүләкле булыгыз! 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев