Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Швейцария татарлары Сабан туена чакыра

Быел Сабан туе 17 июньгә билгеләнгән.

Швейцариянең “Юлдаш” татарлар һәм башкортлар ассоциациясе елның төп милли бәйрәменә – Сабан туена чакыра. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Быел Сабан туе 17 июньгә билгеләнгән.

"Сабан туе – ул татар һәм башкорт халкы мәдәнияте һәм традицияләре белән танышу өчен искиткеч мөмкинлек. Шулай ук Швейцариядәге Сабан туе рус телле милләттәшләребез һәм башка милләт вәкилләре арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту максатын да күздә тота", дип әйтә оештыручылар.

Кунакларны милли ризыклар, көрәш ярышлары, Татарстан, Башкортстан һәм Швейцария артистлары катнашындагы концерт программасы көтә. Шулай ук бүләкләр дә уйнатылачак. Балалар өчен аерым программа каралган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев