Сидоровка күперендә 3 машина катнашында зур авария
Яңалыклар тасмасы

Сидоровка күперендә 3 машина катнашында зур авария

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, Volkswagen Polo машинасын йөрүче 58 яшьлек хатын-кыз һәм ВАЗ автомобиленең 25 яшьлек хуҗасы зыян күрәләр.

Иртәнге якта Сидоровка күперендә озын бөкеләр хасил булды. Сәбәбе – юл-транспорт һәлакәтендә.  Берьюлы 3 машина бәрелеште.  
Муса Җәлил проспектында Ford Focus машинасы, Volkswagen Polo автомобиленә юл бирмичә, сулдан уң полосага чыга. Нәтиҗәдә, бәрелешеп, икесе дә бордюрга килеп менәләр. Инерция буенча аларны проспектның каршы полосасына “ыргыта”. Анда Ford автомобиле  ВАЗ-2110 машинасын “эләктерә”. 

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, Volkswagen Polo машинасын йөрүче 58 яшьлек хатын-кыз һәм ВАЗ автомобиленең 25 яшьлек хуҗасы зыян күрәләр. Соңгысын төрле тән җәрәхәтләре белән Чаллының шәһәр хастаханәсенә озаталар.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев