Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сикерми ничек түзсен ул?

Автобус килгәнче тукталыштагы бөтен кешенең күзләре шул сабыйда булды.

Тукталышка әнисе белән дүрт-биш яшьләрдәге бер кызчык чыкты. Юлдан чыкканда ук мин аларга игътибар иттем. Җитәкләшкәннәр, кызчык атлап түгел, уйнап-сикергәләп бара. Үзе әнисенә нидер сөйли. Тукталышка якынлашкач, кешеләр аларга юл бирде, эчтә ышыграк булыр, диделәр. Тик кызчык бер дә җилне сизгәнгә охшамаган шул. Бияләен дә кимәгән, җиңендә асылынып тора. Әнисе сумкасын китереп утыргычка куйды. Кызчык монда да тик тора алмый, туктаусыз сикергәли. Бактың исә, кесәсе тулы конфет икән, ул сикергән саен конфетлары коела. Әнисе бер алып салды, ике... Әзрак тавышын күтәреп тик кенә торырга да кушты. Кыз аны кочаклап бераз гына тын торды да, онытылып, тагын бөтерелә башлады. Автобус килгәнче тукталыштагы бөтен кешенең күзләре шул сабыйда булды. Бәлки уйлары да бер булгандыр әле: «Ничек инде бәхете ташыган сабый урынында тик басып тора алсын?! Рәхәт чагы бит, бер кайгысыз дөньясы түгәрәк чагы!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев