Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Син гаиләдә беренче баламы?

Киләчәктә нинди һөнәр сайлау баланың кайчан тууына да бәйле.

Бөекбритания галимнәре үткәргән тикшеренүләр нәтиҗәләренә ярашлы, баланың гаиләдә ничәнче булып тууы һәм аның киләчәктә нинди һөнәр сайлавы арасында тыгыз бәйләнеш бар.
Кешенең киләчәге, шулай ук, һөнәр сайлавы баланың гаиләдә берүзе тәрбияләнүгә, яки бертуганнары булу-булмауга, ничәнче булып тууына да бәйле икән.
Галимнәр бик күп билгеле шәхесләрнең һәм гади кешеләрнең тормышын тикшергән. Һәм кызыклы нәтиҗәләр ясаган: гаиләдә беренче булып туган бала күпчелек очракта фән һәм техника белән кызыксына. Фән белән шөгыльләнүче билгеле кешеләрнең күпчелеге — гаиләдә беренче бала. Шулай ук, алар музыкант яисә астронавт карьерасын сайлый.
Икенче булып туган балалар чын мәгънәсендә карьера ясый һәм җитәкче вазыйфасына күтәрелә. Психологлар моны әти-әни игътибарын яулау өчен баланың лидерлыкка омтылуы белән аңлата. Шулай ук, алар - яхшы дипломатлар.
Төпчекләр күпчелек очракта иҗат кешеләре булып китә, иҗади һөнәрләр сайлый.

 

https://kiziltan.ru/obchestvo/16607-sin-gaild-berenche-balamy.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев