Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Сиреньнәр чәчәккә күмелгәндә Айратны искә алам...

Шулай очраша алмадык. Бер кызга өйләнгәнен әйттеләр.

Май айлары алмагачлар, сиреньнәр чәчәк ату белән тансык инде. Безнең якның, безнең төбәкләрнең матур күренешләре инде алар шау чәчәктә утырганда. 
Сирень чәчәге белән бәйле мәхәббәт тарихым да бар әле минем. Казанда университетта укыганда бер Казан егете белән йөргән идем. Ул минем Арча якларыннан килгән дустымның егете белән безнең тулай торакка килә иде. Озын буйлы, кара бөдрә чәчле, чем кара күзле мишәр егете. Әниләре Аксубай якларыннан, яшь чакларында Казанга килеп икесе дә бер заводта эшлиләр. Айрат һөнәр училищесында укый, болай тәртипле күренә. 90нчы елларда Казанда гопниклар азган заман, алай андый төркемнәргә дә керми үзе. Тулай торакта бер компания булып дуслашып киттек. Бераздан Айрат миңа аерым игьтибар күрсәтә башлады. Күрше йортта яшиләр иде алар, кайвакыт әнисе пешергән тәм-томнарны да алып керә. Үзе дә тәмле пешерә, кайвакыт бергәләп  сөйләшә-сөйләшә ашарга әзерлибез. Кичләрен жыелышып урамда йөрибез, курыкмаганбыз да инде. Җәяүләп Казанның әллә кайсы урыннарына барып җитәбез, хәтта зират аша Казанка елгасына су коенырга төшәбез. Рәхәт чаклар булган...  

Майның бер кичендә Айрат миңа күп итеп сирень чәчәкләре сындырып озатты. Аларның матурлыгы. Тонык ут яктысында биш чатлы таҗлар да эзләгән хәтердә. Таптык та бугай әле. Тулай торактагы бүлмәгә кереп, өч литрлы суга чәчәкләремне утырттым да йокларга яттым. Ике кешелек бүлмәдә Иптәш кызым Лилия белән яши идек. Ул йоклый иде инде. Иртән уянып китсәк, икебезнең дә башыбыз чатнардай булып авырта. Сирень исенә исергәнбез. Көчкә айнып укырга киттек.  

Айратны шул елны армиягә алдылар. Мин ул кайтканчы юллама белән Чаллыга киттем. Армиядән кайткач Чаллыга да килгән ул, мин яшәгән тулай торакка да килгән. Авылга кайтып киткән чакка туры килгән. Шулай очраша алмадык. Күпмедер вакыттан соң дус кызым аның бер кызга өйләнгәнен әйтте. Миңа бик нык охшаган дигән булган. Кызлары да туган. Тик Айратның тормышы барып чыкмаган, эчүгә сабышкан. Гаиләсеннән китеп урамда яши башлаган һәм көннәрдән беркөнне бөтенләй юкка чыккан. Аны кайда жирләгәннәрен дә белүче юк. 

Май айларында, сиреньнәр шау чәчәккә күмелгәндә мин Айратны искә алам. Аның миңа чәчәкләр биргәне дә, без чәчәктән исереп айныгач, мөлдерәмә яшь тулы күзләрен төбәп гафу үтенгәне дә исемә төшә. Яшьлегебез исемә төшә.

Р. Мәхмүтова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев