Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сәнгать биредә туа (+фотолар)

Шушы көннәрдә мин Чаллы шәһәренең бик тә кызыклы һәм үзенчәлекле урыны – 1 нче санлы Балалар сәнгать мәктәбендә кунакка булып кайттым. Биредә гади укытучылар гына түгел, ә әлеге мәктәпне тәмамлаган рәссамнар да укыта. Моны ишектән килеп кергәндә үк аңлыйсың, коридорлар сәнгать галереясын хәтерләтә – стенада дистәләгән картиналар эленеп тора, тәрәзә янында сыннар урын алган.

Рәсемнәр арасында әлеге мәктәп укучылары “иҗат җимешләреннән” тыш Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзаларының картиналарын да күрергә мөмкин. Монда сурәтләр дә, табигать күренешләре дә, чигү эшләнмәләре дә бар. Мин Гәрәева Хәния Гыйлметдин кызының эшләрен күреп шаккатым. Бу – сәйлән белән рәсем чигү. Әлеге техниканың үзенчәлеге шунда ки, ул картинага күләм бирә. Һәрбер картина – ул рәссамның эчке дөньясы, аның хис-кичерешләре. 
Иҗат эшләрен караганнан соң, мин сәнгать мәктәбе директоры Альбина Шәйхуловадан әлеге могҗизалы рәсемнәр “туа” торган урын – уку бүлмәләре белән таныштыруын үтендем. Биредә аларның гадәти сыйныфлардан аерылып торуы күзгә ташлана. Чөнки анда парталар юк – мольбертлар гына (картина кую җайланмасы). 
Альбина Шәйхулова белдерүенчә, һәр укытучы үз бүлмәсендәге эш зонасын, натура фондын, үрнәкләрне үзенә ничек уңайлы, шулай урнаштыра. Чыннан да, иҗат итәр өчен ирек кирәк. Ә диварларда мин күп төрле күрсәтмә әсбаплар күрдем: алар гади каләм һәм акварель белән эшләнгән. Мәктәп директоры сүзләренә караганда, әлеге картиналар укучылар өчен үрнәк булып тора, чөнки рәсем ясауны сүз белән генә аңлатуы читен. Монда картиналар да гади генә түгел – алар әлеге мәктәпнең чыгарылыш укучылары эшләре, аларны укытучылар үзләренең яшь рәссамнары өчен сайлап алган.
Алга таба без чүлмәк ясау остаханәсенә юл тоттык. Ә менә монда инде мин чынлап та әкият дөньясына эләктем! Бүлмәнең буеннан буена шкафларга төрле сыннар куелган. Аларның бер өлеше табигый балчык төсендә булса (әлегә алар буялмаган), калганнары инде тулысынча әзер иде. Алар арасында милли киемдәге кешеләрне дә, төрле әкият геройларын да күрергә мөмкин. Шунысы гаҗәп – әлеге эшләр балалар кулы белән башкарылган!
Шуның белән сәяхәтебез тәмамланмады. Альбина Илдар кызы белән без мәктәп китапханәсенә юл тоттык. Дөресен генә әйткәндә, мин бик гаҗәпләндем, чөнки китапханә сәнгать мәктәбе өчен уникаль булып тора. Биредә бюстлардан тыш, төрле хайваннарның карачкыларын күрдем. Китапханәнең күп өлешен китап тулы этажеркалар биләп тора. Хәтта спорт әдәбиятына аерым киштә бүленгән. 
Шулай итеп, Яр Чаллы шәһәренең 1 санлы Балалар сәнгать мәктәбенә сәяхәтем минем сәнгатькә карата карашымны үзгәртте. Шәһәрнең мондый үзенчәлекле почмагын булдыру һәм оештыруда, һичшиксез, мәктәп директоры Альбина Илдар кызының өлеше зур. Сүз уңаеннан, озакламый мәктәп үзенең 50 яшьлек юбилеен да билгеләп үтәчәк.
Сәнгать дөньясына күңелле сәяхәт оештырганнары өчен мәктәп директоры Альбина Шәйхуловага, укыту-тәрбия буенча директор урынбасары Софья Ульченкога, рәсем укытучысы Лилия Мостафина-Хаҗиевага, китапханәче Фәридә Аллагуловага зур рәхмәтемне белдерәм. 

 

Алмаз МАГАДИЕВ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәнгать