Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Социаль фонд кисәтә

Мошенниклар пенсионерларны яңача алдый башлаганнар.

Мошенниклар кешеләрне алдауның яңа ысулын тапканнар. Алар пенсионерларга үзләренең кыйммәтле хезмәтләрен көчләп тагып, пенсияләрен дөрес билгеләнен тикшерергә тәкъдим итә. Ә социаль фонд хезмәткәрләре бу эшне бушлай башкара. 

Күп очракта пенсионерларны юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмалар алдый, алар кыйммәт бәягә гражданнарга  пенсияләрен яңадан исәпләүгә гариза язарга тәкъдим итәләр. Кайбер пенсионерлар бәяләре берничә мең сумга җиткән хезмәт күрсәтүгә риза булып, килешүләр төзи.

«Социаль фондның барлык хезмәтләре бушлай күрсәтелә. Фонд бүлекчәләре һәм территориаль органнары хезмәткәрләре гражданнарның өйләренә йөрмиләр, өйдә нинди дә булса документлар рәсмиләштерергә тәкъдим итмиләр, СНИЛС, паспорт номерын һәм башка шәхси  мәгълүматларны чагыштыру  өчен документлар сорамыйлар. Пенсиягезнең һәм башка түләүләр күләме турында  яки социаль фонд органнары компетенциясенә керә торган башка сораулар туган очракта, сез үзегезне кызыксындырган мәгълүматны онлайн форматта гражданнарның Социаль фонд сайтындагы  шәхси кабинетында яисә Социаль фондның территориаль органнарына мөрәҗәгать итеп ала аласыз», – ди Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

2
X