Солдат гаиләләрен бәйрәм белән котладылар
8 Март алдыннан Чаллының Комсомол районы хакимияте хезмәткәрләре хәрби махсус операциядә катнашучы солдат гаиләләрендә булдылар.
Солдатларның әниләрен, тормыш иптәшләрен, сеңелләрен, кызларын язның беренче бәйрәме белән котладылар.
– Шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Комсомол районыннан 338 хатын-кызны бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырдык. Әле шушы көннәрдә генә 26 октябрьдә өлешчә мобилизациягә эләгеп, хәрби махсус операциягә җибәрелгән Илназ Сәгыйтов гаиләсе янында булдык. Илназны өйдә тормыш иптәше Ләйсән белән 39нчы мәктәпнең 11нче сыйныфында укучы кызы Эльмира көтә. Ләйсән Габделхаковна 124нче балалар бакчасында өлкән тәрбияче булып эшли. Алар газизләрен бик көтүләрен, сагынуларын сөйләделәр. Без исә, үз чиратыбызда, гүзәл затларыбызны матур бәйрәм белән котладык. Исәнлек-саулык, иң мөһиме, сабырлык, түземлек теләдек, – дип хәбәр итте безгә Комсомол районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин.
Сәгыйтовлар янына Комсомол һәм Тукай районнары хәрби комиссары Дамир Вәлиев та килгән иде. Ул да Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты исеменнән гаиләне 8 Март белән котлады.
/ Фото Фидәрис Хәбибуллиннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев