Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Социаль челтәрләрдә таралган “бүреләр өере” турында хәбәр чынмы?

“Казахстан ягыннан зур өер булып бүреләр килә. Ата-аналарны балаларны күз уңында тотарга, урамга чыгарып җибәрмәскә, балыкка йөрүне туктатырга кирәклеге турында кисәтегез. Мәгълүматны чик сакчылары раслады”, – диелгән хәбәрдә.

“Казахстан ягыннан зур өер булып бүреләр килә. Ата-аналарны балаларны күз уңында тотарга, урамга чыгарып җибәрмәскә, балыкка йөрүне туктатырга кирәклеге турында кисәтегез. Мәгълүматны чик сакчылары раслады”, – диелгән хәбәрдә.  

Ләкин Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе дә, Татарстанның биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты да бу мәгълүматны кире кага.  

– Республика халкыннан тынычлык саклавыгызны һәм рәсми чыганакларга гына ышануыгызны сорыйбыз, — ди алар.   Әлеге видеоның узган елның октябрендә Ханты-Мансийск округында төшерелгән булуы ихтимал икән. Кайбер чыганакларда бүреләрнең Түбән Камага килеп җитүе турында да әйтелде.   – Халык арасында таралган видеолар Татарстанда төшерелмәгәндер, чөнки бу хайваннарның таралуы җитди контроль астында тора. Һәм әлеге районда вазгыять тыныч, – диделәр Татарстанның биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының матбугат үзәгендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X