Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Социаль иминият фондына хезмәткәрләр турында хисапны ничек тапшырырга?

Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлегенең 9 нчы филиалы 2022 елның 1 гыйнварыннан «Мәҗбүри социаль иминиятләштерү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 30.04.2021 елгы, №126-ФЗ Федераль закон үз көченә керә дип хәбәр итә.

№255-ФЗ Федераль законы 15.2 статьясы нигезендә, вакытлыча эшкә яраксызлык очрагына һәм ана булуга бәйле рәвештә мәҗбүри социаль иминләштерү турында Россия Федерациясе законнарын бозган өчен җаваплылык каралган:

1. Иминиятләштерүченең территориаль органына иминият тәэминатын билгеләү һәм түләү өчен тапшырыла торган белешмәләрнең һәм документларның тулылыгын һәм дөреслеген тикшереп тору өчен кирәкле документларны тапшырудан баш тарту яисә тапшырмау – иминиятләштерүчедән тапшырылмаган һәр документ өчен 200 сум күләмендә штраф түләттерүгә китерә.

2. Иминиятләштерүче тарафыннан иминият тәэминатын билгеләү һәм түләү өчен кирәкле дөрес булмаган белешмәләр һәм документлар тапшыру яки аларны яшерү, иминият тәэминаты өчен артык тотылган чыгымнарга китергән очракта, иминиятләштерүчедән артык тотылган чыгымнар суммасының 20 проценты күләмендә, ләкин 5 000 сумнан да артмаган һәм 1 000 сумнан да ким булмаган күләмдә штраф түләттерелә.

3. Иминиятләштерүче тарафыннан Федераль закон белән билгеләнгән иминият тәэминатын билгеләү һәм түләү өчен кирәкле белешмәләр бирү срогын бозу аңардан 5 000 сум күләмендә штраф түләттерүгә китерә.

Барлык сораулар буенча филиалның электрон адресына f9@ro16.fss.ru яки кайнар линия телефоннары буенча: 8(8552) 71-28-26, 70-70-04, кабул итү бүлмәсе – 71-38-20 мөрәҗәгать итәргә. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы