Спасс ярминкәсендә хатын-кызлар кылыч белән сугышачак
Яңалыклар тасмасы

Спасс ярминкәсендә хатын-кызлар кылыч белән сугышачак

Ярминкә программасы турында Дәүләт музей-тыюлык генераль директоры сөйләде.

3,4,5 августта Алабугада XVII Бөтенроссия Спасс ярминкәсе уза. Аның үзенчәлекләре турында Алабуга Дәүләт музей-тыюлык генераль директоры, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзадә Руденко сөйләде:  

– Быел Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кул эшләре осталарының агачтан, киҗе-мамык, күн, керамика, металлдан һәм башка материллардан ясалган әйберләрен Алабуганың тарихы өлешендә сатып алып булачак. Ә «Яшьләр» стадионында тәмле ризыклар сату оештырыла. «Александровский сад»та бал ярминкәсе була, – диде ул. 

Спасс ярминкәсе көннәрендә бард музыкасы яратучылар өчен 3 августта Александр паркында «Вдохновение» фестивале оештырыла. Фестивальнең махсус кунагы – Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Григорий Гладков. 

Шишкин буалары мәйданчыкларында да мәдәни программа әзерләнә.

Тагын бер яңалык: 3 августта Шишкин буалары территориясендә хатын-кызлар арасында кылыч белән сугышу күнекмәләре буенча ярышлар уза. Анда ике дистәдән артык кеше катнашыр дип көтелә. Мавыктыргыч ярышлар 10 сәгать 30 минутта башлана. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


спасс ярминкәсе

Нет комментариев