Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Спорт һәм туризм өлкәсендә танылган спикерлар Яр Чаллыда мастер-класслар үткәрәчәк

Уңышлы фитнес-тренер булу, спорт индустриясе брендын булдыру, гастро-турга китү яки вакыйгалы туризм белән шөгыльләнү турында Яр Чаллыда узачак "Спорт. Ял.Туризм. Санатор-курорт дәвалануы – 2019" күргәзмәсе кысаларында спорт, физик культура һәм туризм өлкәсендә спикерлар сөйләячәкләр.

3 апрельдә "Экспо-Кама" күргәзмә үзәгендә физик культура, спорт һәм туризм белгечләре өчен конференция узачак.  Тантаналы өлештән соң «Яр Чаллы - Сәламәтлек территориясе» фәнни проектын Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының физик культура һәм спорт факультеты деканы, педагогия фәннәре кандидаты, доцент Айдар Әхмәтов тәкъдим итәчәк. Аның коллегасы - Оксана Коломыцева комплекслы тикшеренүләр лабораториясе белән таныштырачак (11:30дан 12:30га кадәр чыгыш ясау вакыты). Аннан соң брендны булдыру турында «Яңа спорт» индустриясе кластеры директоры Вадим Янгиров сөйләячәк.12:30дан 13:00 сәгатькә кадәр фитнес-үзәкләргә игътибар җәлеп итү серләре белән «Планета Фитнес» спорткомплексы идарәчесе, Россия пауэрлифтерлар һәм армлифтерлар берлеге вәкиле Эдуард Жестков уртаклашачак. 13:00 сәгатьтә «Уңышлы фитнес-тренер булу» мастер-классында катнашучылар алдында «Оранж» фитнес мәктәбе җитәкчесе Елена Попова чыгыш ясаячак.

 

http://nabchelny.ru/news/35889

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев