Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Студентлар язы – 2019" шәһәр студентлар иҗаты фестиваленең сайлап алу турлары тәмамланды

«Студентлар язы – 2019» студентлар иҗаты фестиваленең сайлап алу турлары «КАМАЗ» мәдәният сарае базасында булды. Фестивальнең Гала-концерты 10 апрельдә 17:30да шул ук мәдәният сараенда үткәреләчәк.

Быел фестиваль 21 нче тапкыр уза. Оештыру комитетына студентлар иҗат коллективларыннан барлыгы 125 гариза кергән, бу 350дән артык катнашучы. "Музыка" номинациясендә 59 гариза кабул ителде, «Оригиналь жанр» номинациясендә – 7 гариза, «Журналистика һәм блогинг» номинациясендә – 29 гариза, «Хореография» номинациясендә студентлар жюри хөкеменә 24 номер тәкъдим итәчәк, ә «Театр» номинациясендә 6 чыгыш игълан ителде.

 Сайлап алу турларында мәгариф учреждениеләренең иҗат коллективлары һәм башкаручылары катнашты: Яр Чаллы педагогика көллияте; Яр Чаллы сәнгать көллияте; Е. Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте; Яр Чаллы сәүдә-технология институты; «ТИСБИ» Идарә университеты; В. Д. Поташов исемендәге Яр Чаллы техник көллияте; Яр Чаллы медицина көллияте; Яр Чаллы политехника көллияте; КФУның Яр Чаллы филиалы; Л. Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы; Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты; В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Яр Чаллы филиалы; КНИТУ-КАИ Яр Чаллы филиалы.

 

http://nabchelny.ru/news/35916

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев