«Энергетик» мәдәният сараенда «Студентлар язы – 2022» шәһәр студентлар иҗаты фестиваленең гала-концерты узды. Анда шәһәрнең югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларының иң яхшы иҗат коллективлары катнашты. Быел фестиваль 23 нче тапкыр оештырылды.
Фестивальдә катнашу өчен 180 коллектив үз гаризаларын калдырган, шуларның 70е –«Музыка», 28е – «Хореография», 26сы – «Театр һәм оригиналь жанр», 28е – «Журналистика/блогинг» юнәлешләре буенча.
«Студентлар язы» фестивале ел да оештырылучы иң зур мәдәни чараларның берсе булып тора. Ул яшьләргә эстетик һәм әхлакый тәрбия бирү, төбәкнең мәдәни потенциалын үстерү һәм сәләтле студентларны ачыклау максатыннан үткәрелә.
Нет комментариев