Су кергәндә исеңдә тот!
Яңалыклар тасмасы

Су кергәндә исеңдә тот!

Кайвакыт син үзеңә-үзең генә булыша аласың. Шуңа да бу кагыйдәләр-не игътибарсыз калдырма.

* Таныш булмаган урында, күперләр һәм плотиналар астында су кер-мә.
* Су тирәнлеген белмичә биек урыннан суга сикермә. 
* Суда йөзгәндә артык шаярып-уйнап, дусларыңның аяк-кулларын тотма.
* Су астында озак вакытка калма.
* Ач карынга су кермә.
* Суга әкрен-әкрен генә керергә кирәк. 
* Суда 30 минуттан да озаккарак  калма. Ә су бик җылы булмаса, 5-6 минут та җитә. 
* Билгеләнгән чикләр булса, аларны узма, моторлы көймәләргә һәм башка техникага якын йөзеп барма. 
* Яр буенда ял иткәндә баш киемен кияргә онытма.
* Әгәр дә берәр кешенең батканын күрсәң, «Кеше бата!» дип кычкы-рып, шунда ук ярдәмгә чакыр.
* Бата башласаң, «коткарыгыз» дип кычкыр. Аркаңа ят та кулларың-ны киң итеп җәй, тынычлан, берничә тапкыр тирән сулыш ал.
*Су керергә барганда энә яки булавка алырга онытма. Көзән җыерса, шул урынга энә белән чәнчү ярдәм итәр. Булавка булмаса, берничә мәртә-бә балтырны чеметү дә булыша.
*Авызыңа су тулса, дулкынга арка белән борылырга тырыш. Кулла-рың белән күкрәкнең аскы өлешен кысып үзеңә сулыш алырга булыш. Берничә тапкыр тирән сулыш ал. Борыныңны судан чистарт һәм берничә тапкыр йоту хәрәкәтләре яса.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев