Су өчен артыграк түләячәкбез
Сәбәбен шәһәр Советының чираттан тыш утырышында хәбәр иттеләр.
Чаллыда су һәм канализация торбалары төзекләндерү таләп итә. Тик моның өчен зур күләмдә финанслар кирәк. Мәсьәләне су өчен тарифларны арттырып хәл итәргә исәп тоталар. Шәһәр Советының чираттан тыш утырышында депутатлар шуны күздә тоткан проект өчен тавыш бирде.
“Соңгы ун елда Чаллыда су торбаларының 46 проценты, канализация челтәрләренең 80 проценты таушалды, алар ремонт сорый. Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2025-2027 елларда бу максатка 1,32 млрд сум финанслар кирәк дип исәпләп чыгарды”, - дип белдерде утырышта шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Сәлахов.
Әлеге сумманы өлешчә халыктан җыелган түләүләрдән дә алырга исәп тоталар. Мисал өчен, бүгенге көндә 7 куб салкын су һәм аның чыгарылышы өчен 3 кешелек гаилә барлыгы 372 сум 26 тиен түли. 2025 елда салкын су өчен 32 сумга, ә аның чыгарылышы өчен 43 сумга артыграк түләргә туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев