Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Суд чыгарган карар белән килешмим. Миңа нишләргә?" (юрист җавап бирә)

Газета укучыларыбызның сорауларына «Ваше право» юридик үзәге җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов җавап бирә.

Сорау. Мин җавапчы буларак теркәлгән гражданлык эше буенча карар чыгарылды. Ләкин суд миннән башка узган булып чыкты. Карарны почта аша гына алдым. Анда карарның җавапчыдан башка чыгарылганы хакында язылган. Ә бит судтан бер тапкыр да рәсми чакыру алмадым, башка төр хәбәр итүләр дә булмады. Миннән башка чыгарылган карар белән берничек тә килешмим, чөнки ул законлы түгел. Гомумән, законда каралган хокукларым бозылган дип исәплим. Бу очракта миңа нишләргә, нинди киңәш бирер идегез?

Җавап. Читтән торып  чыгарылган суд карары белән килешмәгән очракта, РФ Гражданлык Процессуаль Кодексының 237нче маддәсе нигезендә, аны дәгъвалый аласыз:
а) читтән торып карар чыгарган суд исеменә әлеге карарны гамәлдән чыгару хакында гариза бирелә. Гаризаны бирү вакыты – җавапчыга карарның күчермәсе тапшырылган көннән башлап җиде көн;
б) читтән торып чыгарылган суд карарын апелляция тәртибендә, әлеге карарны гамәлдән чыгару турындагы гаризаны канәгатьләндерүне кире кагу турында суд билгеләмәсе чыгарылган көннән башлап бер ай эчендә дәгъваларга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев