Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сургуттан килүче йөк машинасы юлы кырыена төшеп әйләнгән

42 ел стажлы шофер ике ел эчендә 167 тапкыр юл йөрү кагыйдәсен бозган.

 

Бүген иртән сәгать алты тулгач М7 трассасының 1067нче километрында, Тукай районы территориясендә, КАМАЗ машинасы юл кырыена төшеп әйләнә. Төмән өлкәсе Сургут шәһәреннән килүче йөк автомобиленең руле артында 66 яшьлек ир-ат була. Тизлек режимын сакламау сәбәпле, ул идарә итүне югалта. Кырыйдагы бетон коймага бәрелеп, каршы як юнәлештәге полосага чыга һәм юл кырыена төшеп китә.

Әлеге ир-итның машина йөртү стажы 42 ел. Соңгы ике ел эчендә ул юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 167 тапкыр административ штрафка тартылган, аның 111е түләнмәгән. Һәлакәттә әлеге ир-ат күпләгән имгәнүләр алган – башы җәрәхәтләнгән, умыртка сөякләре сынган. Хәзер ул БСМПда, дип хәбәр итә Тукай районы буенча дәүләт автоинспекциясе башлыгы Шамил Ганиев. 

 

Фотолар Тукай районы буенча дәүләт автоинспекциясеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл транспорт һәлакәте