Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Светлана Захарова Яр Чаллыда Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде

    Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде. Бүген иртән ул Яр Чаллының 1нче мәктәбендә сайлау участогында булды.

    «Мин Казанда эшлим, әмма һәрвакыт Яр Чаллыда, үзем укыган һәм үскән туган мәктәбемдә сайлауларда катнашам. Монда бөтен гаиләбез тавыш бирергә килә", - ди  Светлана Захарова.

    Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе ассызыклаганча, яңа төзәтмәләр ил халкының социаль һәм икътисадый гарантияләрен көчәйтүгә юнәлдерелгән.

    «Миңа, социаль блокта  кураторлык итүче кеше буларак, закон чыгару күзлегеннән, пенсия белән тәэмин итүгә бәйле төзәтмәләр кызыклы. Пенсияләрне индексацияләү илдә нинди икътисади вәзгыять булуга карамастан булачак. Бу  социаль түләүләргә дә кагыла. Татарстан Республикасында ел саен барлык социаль түләүләр индексацияләнә. Икенче мөһим блок-гаилә сәясәтенә һәм гаилә кыйммәтләренә юнәлдерелгән төзәтмәләр. Өченче өлеш-ул минималь хезмәт хакы күләме,  безнең түләүләр суммасы һәм безнең байлыгыбыз шуңа бәйле", - дип билгеләп үтте Светлана Захарова.

     

     

    Фото: Управление информационной политики и по связям с общественностью.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: