Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

СВОда катнашучының акчасын урлаган

Аның исеменнән кредит та алган.

СВОда катнашучы Чаллы егете мошенник корбаны булды. Моңарчы хөкем ителгән, өй арестында булган Гигаури фамилияле ир-атка ул фатирын арендага бирә. Бер-берсе белән дуслашып китәләр. Шәһәрдәш аңа РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзүе турында сөйли. Теге исә ипотека, кредитларны түләү өчен телефон, банк картасы һәм паспортын ышанычлы кешегә – Мәскәүдәге адвокатына калдырырга киңәш итә. Икесе бергә почтага барып, документлар җибәрмәкче булалар. Әмма барып чыкмый. Гигаури телефон, банк картасы һәм паспортын аңа калдырырга тәкъдим итә, адвокатка үзем җибәрәчәкмен, дип ышандыра.

Ир-егет СВОга китү белән ул картасыннан акчаларын салдыра, микрозаймнар ала. Моннан тыш, тагын бер хатын-кызны алдарга өлгерә. Социаль челтәрләрдә 8700 сумга 15 балалар ванночкасы сатам, дип белдерү элә. Хатын-кызның акчасын ала да горизонттан югала.

Мошенник судта гаебен таныды. Моңарчы да шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителүен исәпкә алып, аңа 3 ел 7 айга төрмә билгеләделәр. Моннан тыш, ул СВОда катнашучы ир-атка 457 мең сум акчасын кайтарырга, микрозайм биргән оешмага 32 мең сум түләргә тиеш. Ванночкалар өчен акча күчергән хатын-кызга да 8700 сум кайтарырга тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев