Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сөйлим әнием турында

Без бәйрәм көннәрендә генә түгел, һәркөнне һәркайсыбыз газиз әниләребезне хөрмәтләргә, кадерләргә, яратырга тиешбез.

Кояш нурларына, тамчылар тавышына төренеп март ае да килеп җитте. Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен – 8 Март Халыкара хатын-кыз-лар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәй-рәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. Бу кыйммәтләрне безгә тормыш бүләк иткән газиз кешеләребез – әниләр үзләрендә туплаган. Шуңадыр да 8 март диюгә беренче чиратта иң элек алар күз алдына килә.

Әлеге матур бәйрәм алдыннан без танылган шәхесләр һәм аларның балаларыннан әниләре турында истәлекләре белән уртаклашула-рын сорадык.

Наил Мәһдиев, Чаллы хакиме:

- Әни өч хәрефтән торган бер сүз. Шул кыска гына сүзгә мәңгелек, тирән фәлсәфи мәгънә салынган. Әни – игелеклелек, шәфкатьлелек, иман, рухи һәм физик көч, тырышлык, мәхәббәт кебек асыл сыйфатларны үзенә туплаган изге зат, тышкы һәм эчке матурлыкны чагылдырган алиһә. Без бәйрәм көннәрендә генә түгел, һәркөнне һәркайсыбыз газиз әниләребезне хөрмәтләргә, кадерләргә, яратырга тиешбез. Татар халкында “Җәннәт-әниләрнең аяк астында” дигән бик дөрес мәкаль бар. Монда һәр кешегә аңлаешлы, тирән мәгънә ята. Шунлыктан без барыбыз да әнилә-ребезгә карата мәрхәмәтле булырга тиешбез.

Минем әни чиста күңелле, рухи һәм физик яктан гаҗәеп көчле кеше. Аның сабырлыгына таң калырлык, 13 ел буена кадерләп, урын өстен-дәге әтиебезне карады. Тормышы җиңел булмагандыр, шуңа да кара-мастан, ул гаиләбез тулы, бәхетле булсын өчен тырышты, сабыр һәм түзем булды. Шуның өчен без аңа гомеребез буена рәхмәтлебез. Аны бик яратабыз, хөрмәт итәбез, кадерлибез.

Әниебез тугызынчы дистәсен вакласа да, мине һаман да тәрбияли, ки-ңәшләрен биреп тора. “Беркайчан да дорфа булмагыз, кешеләрне рәнҗетмәгез”, – дип үстерде ул безне. Шул кагыйдә буенча яшәргә ты-рышабыз.

Бүгенге көндә ул Бөгелмәдә яшәсә дә, Чаллыдагы яңалыкларны белеп тора. Шәһәребез уңышлары өчен сөенә, авырлыклар килеп чыкса – борчыла. Мин аны 8 март белән чын күңелемнән котлыйм. Сәламәт булып, озак еллар безне сөендереп, безгә көч-дәрт, рух ныклыгы биреп яшәсен иде.

Тулырак -http://shahrichalli.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев