Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Табиб: Компьютер томографиясе Covid-19 вирусын диагностикалау методы түгел

Әлмәт үзәк район хастаханәсе баш табибы компьютер томографиясендә үпкә тукымасының үзгәрүе күренә, диде

Билгеле бер үзгәрешләр вирус инфекцияләре өчен хас һәм бу коронавирус булмаска мөмкин. Әлмәт районы үзәк хастаханәсенең баш табибы, ТР көньяк-көнчыгыш буенча коронавируска каршы көрәш штабы җитәкчесе Вера Головина КТ-диагностика уздыру коронавирус йогышын диагностикалау алымы түгел, дип сөйләде. Бу хакта «Знамя труда» газетасы яза.

Вера Головина компьютер томографиясендә үпкә тукымасының үзгәрүе күренә, дип аңлатты. Билгеле бер үзгәрешләр вирус инфекцияләренә хас һәм бу коронавирус булмаска мөмкин.

«Әгәр миндә ис, тәм тою югалса, үземдә коронавирус булуын күздә тотам, димәк, мин компьютер томографиясе уздырачакмын. Бу алай түгел. Үпкәдә үзгәрешләр булмаска мөмкин, әмма Covid-19 диагнозы куела. Тән температурасы, йөрәк кысылу ешлыгы һәм сатурация - компьютер томографиясен үткәрү өчен төп күрсәткечләр», - диде баш табиб.

Пациентны башта табиб карый, эпидемиологик анамнез билгели, авырый башлаган көнен ачыклый. Һәм шуннан соң гына КТ-диагностика уздыру кирәкме-юкмы икәнлеген хәл итә.

«КТ-диагностиканы авырый башлаганнан соң өч-биш көннән соң гына уздыру нәтиҗәле, аны иртәрәк үткәрү максатка ярашлы түгел, чөнки берни дә күрсәтмәскә мөмкин», — дип искәртте Вера Головина.

Шулай ук табиб өйгә чакырулар саны тугыз тапкыр артуын әйтте. Әгәр коронавирус пандемиясенә һәм вируслы авырулар сезонына кадәр тәүлек эчендә 30 чакыру булса, хәзер чакырулар саны тәүлегенә 280 була.

Шундый ук хәл 3 һәм 33нче поликлиникаларда һәм балалар сырхауханәләрендә дә күзәтелә. «Ашыгыч ярдәм»гә йөкләнеш зур. Уртача алганда, табиб көнгә иллеләп пациентны кабул итә.

Чыганак: Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев