Табиблар авыруның сәламәт бөерен алып ташлаганнар
Яңалыклар тасмасы

Табиблар авыруның сәламәт бөерен алып ташлаганнар

«Баzа» телеграмм каналы хәбәр итте.

Бу хәл Бурятия республикасында була. Республика клиник онкология диспансеры хирурглары табиблары ялгышып авыру хатынның сәламәт бөерен алганнар. 

«Baza» телеграм-каналы язуынча, бу хәлдән соң Сәламәтлек саклау министрлыгы тикшерү оештырган. Нәтиҗәдә табибларның ике авыруның анализларын бутавы һәм яман шешле бөер урынына сәламәт органны алып ташлаулары ачыкланган. 

Табиблар операциясеннән зыян күргән хатынга сәламәтлек саклау министрлыгы гафу сорап хат юллаган. Анда компенсация турында сүз дә булмаган.

«Фәкать «гафу итегез», бөер юк бит. Нигә аларга ышадым икән», – дип уфтанган сәламәт бөерен югалткан хатын. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


компенсация операция Сәламәтлек саклау чир

Нет комментариев