Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тәгәрмәчең пычрак икән – штраф түлә

«Һәр төзелеш объектын тикшерегез, тәртипне сакламыйлар икән, ябыгыз», - ди мэр Наил Мәһдиев.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев башкарма комитетка төзелештән урамнарга пычрак ташучы йөк машиналары хуҗаларына карата катгый чаралар күрергә, төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәгән объектларны ябарга кушты. 

"Һәр төзелеш объектын тикшерегез, тәгәрмәчләрне юа торган техника урнаштырсыннар. Тәртипне сакламыйлар икән, ябыгыз. Шәһәрне хөрмәт итәргә кирәк", – диде ул. 

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев шәһәрне пычратучы объектларны тикшерүләрен әйтте. Транспорт чараларын тиешле дәрәҗәдә тотмаган юридик һәм физик затларга штраф салыначак. 

"Башта кисәтәбез, аннары гражданнарга 2000-3,500 сум, юридик затларга һәм җитәкчеләргә 200 000-500 000 сум штраф каралган. Бу хәлләр кабатланса, штраф күләме ике тапкыр арта", – диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев