Тагын кайнар су бетә
Яңалыклар тасмасы

Тагын кайнар су бетә

Сәбәбе нидә?

Иртәгә, 15 июльдә Чаллыда җылылык торбаларын гидравлик сынауның 5нче этабы башлана. Ул норматив буенча 28 июльдә тәмамланырга тиеш. 

Бу юлы яңа шәһәрнең 1-8, 11, 16нчы  бистәләрендәге торак йортлар һәм социаль-мәдәни объектлар кайнар сусыз кала. 
Шулай ук 20 комплекста (20/01, 20/07Б автомойка, ГК «Подворье - «Крокус» тан тыш). 21нче бистә объектлары: СШ «Этюд» 21/18, зд. 21/7Б, АБК 21/07, зд. 21/15; 22нче комплекс объектлары6 22/01, «КАМАЗ» мәдәният сарае, 22/02, Олимп 22/02А, 22/06, ФЦ «Оранж-Фитнесс»; 23 нче комплекс объектлары ( 23/05(1), 23/07 (бл. В, Г, Д йортларыннан тыш),  23/08, 23/05В, 23/06А, 23/06 РБПНТР). 

25а йорты объектлары, 28 – 30нчы  комплекслар, 53/21Г, 53/26, 53/27А, Б, В, 53/28, 53/30, 53/42, 53/44; 54/14 (пр. Московский 122 А), 54/24А; 54/24, 54/28 Батут үзәге 54/30 Спортмастер, НЧЭСта  кайнар су булмый. 
Исемлектә  56/24Б, 56/24А-2 йортлары, интернат 56/07, политех. Көллият, педагогия көллияте, Альбатрос бассейны, «Победа» футбол манежы да бар. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


НЧТС кайнар су бетә

Нет комментариев