«Таяну ноктасы» тапшыруының алып баручысы алышына
Яңалыклар тасмасы

«Таяну ноктасы» тапшыруының алып баручысы алышына

ТНВда чыгучы «Таяну ноктасы» тапшыруының составы үзгәрә.

Алмаз Гафиятов, эш урынын алыштыру сәбәпле, "Таяну ноктасы"н башка алып бармаячак. Тапшыруда хәзер ике алып баручы эшләячәк. Алар телеканал аша таныш булган Альберт Шакиров һәм Луиза Закирова. "Алмазга рәхмәтебезне белдерәбез һәм алдагы эшендә уңышлар теләп калабыз" диелә телеканалның блогында. 

Интернет чыгынаклар хәбәр итүенчә, Алмаз Гафиятов үз эшен "Ак Барс" хоккей клубының матбугат үзәгендә дәвам итәчәк. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


тнв алмаз гафиятов луиза закирова альберт шакиров

Нет комментариев