Талпаннар һөҗүм итсә
Яңалыклар тасмасы

Талпаннар һөҗүм итсә

Май аена аяк басуга талпаннар белән көрәш башлана.

Әле бер атна эчендә  генә дә 5 чаллылы медицина оешмаларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Белгечләр быел талпаннарның аеруча актив булуы турында кисәтә. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан республикасының Роспотребнадзор тарафыннан 1 майдан башлап 15 майга кадәр талпан инфекциясенә каршы профилактика буенча “Кайнар линия” эшли. Соравы булган һәркем эш көннәрендә иртәнге 9.00 дән 18.00 гә кадәр, ә ял һәм бәйрәм көннәрендә 9.00 дан 17.00 кадәр шалтырата ала.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев