Башына тәмәке җиткән
Яңалыклар тасмасы

Башына тәмәке җиткән

Чаллыда 54 яшьлек ир-ат аңына килмичә үлә.

Чаллыда Рәис Беляев проспектындагы 18нче йортта янгын чыга. Фаҗига 8 декабрьдә була. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, алтынчы каттагы фатирда әйберләр яна башлый. Янгын сүндерүчеләр аннан аңында булмаган 54 яшьлек ир-атны алып чыга һәм ашыгыч ярдәм бригадасына тапшыра. Тик реанимация чаралары нәтиҗә бирми, ир-ат аңына килмичә үлә. Фаразлар буенча, янгын тәмәке тартканда саксызлык сәбәпле килеп чыккан.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев