Шəhри Чаллы

Танылган алып баручы яңа туган баласына исем таба алмый интегә

Айваз Садыйровның күптән түгел генә кызы туган иде. Әлегә сабыйларына нинди исем сайлаганнарын хәбәр иткәне юк.

Әмма ул исем бар инде. Айваз исем сайлау буенча уен оештырып, аны үзләре сайлаган исемне тәкъдим итүчеләр булырмы икән дигән сорау кызыксындыра икән.

“Исем сайларга булышыгыз! Бала алып кайтучылар шулай язамы әле? Әлбәттә, сер түгел, күпчелек шундый постларны куючылар исемне алдан сайлап куя. Безнең дә, Аллага шөкер, сайланган исем бар. Халык белән исем сайлау ул бертөрле уен гына. Тик бу уен - бик файдалы уен. Күпләр үз баларына яхшы исем чүпли мондый исемлекләрдән. Үземнең дә шулай карап утырган булды.
Әйдәгез дә Сез дә биредә үз вариантларыгызны тәкъдим итеп чыгыгыз.
Миңа шунысы кызык - без сайлаган исем белән туры килүчеләр булырмы?Кыз бала исеме
Татар, мөселман исеме
Матур һәм яхшы мәгънәле”, - дип язган ул инстаграм битендә.

Чыганак:Шәхри Казан

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: