Карындагы сабые 15 атналык булган.
Танылган блогер Гүзәл Хөснетдинова («Ут хатын») ирен хаҗга озаткач, шатлыклы хәбәр белән уртаклашты.
Ул социаль челтәрләрдә үзенең 5нче балага йөкле булуын әйтте. Карындагы сабые 15 атналык булган.
Гүзәл ире Рушан белән 3 малай һәм 1 кыз үстерә. Узган елның 25 июнендә фаҗигале төстә һәлак булган сеңелесе Лилиянең кызы Ләтифәне дә тәрбияләргә булыша.
Фото Гүзәл Хөснетдинованың «Вконтакте» битеннән алынды.
Нет комментариев