Танылган рус журналисты «Шәһри Чаллы» басмасын телеграм-каналында телгә алды
Каләм остасын газетада басылып чыккан мәкалә битараф калдырмаган.
Танылган журналист, "Русские Репортёры" оешмасы генераль директоры Дмитрий Михайлин "Шәһри Чаллы" басмасын шәхси телеграм-каналында телгә алып үтте. Төгәлрәк әйтсәк, ул газетада басылып чыккан мәкаләгә тукталды. Анда сүз Чаллы кешесе Илдар Гайсинның ДНРга барып хәрби операция вакытында зыян күргән йортларны төзекләндерүе турында бара.
Журналист Сәрия Гарипова язган әлеге мәкалә Татар-Информ агентлыгы сайтында рус телендә басылып чыкты. Дмитрий Михайлин аңа сылтама биреп, Илдар Гайсин кебек ярдәм итүчеләрне берләштерә торган оешма булдырырга тәкъдим итә.
фото: http://1-smol.ru
Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев