Танышына пычак белән ташланган
Яңалыклар тасмасы

Танышына пычак белән ташланган

Ир-атка 6 елдан 11 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Чаллыда яшәүче 36 яшьлек ир-атны ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Ул “кеше үтерергә теләү” маддәсе буенча гаепләнә. 

Шәһәр кибетләренең берсендә ул 25 яшьлек егет белән таныша. Анысы да хөкем ителгән булган. Танышу хөрмәтенә ир-атлар исерткеч эчемлекләр кулланалар. Әмма дуслык ничек тиз барлыкка килгән, шулай тиз бетә дә. Ике арада низаг килеп чыга. Ир-атларның 36 яшьлеге икенчесенең күкрәгенә пычак белән кадый. Шул вакытта полиция машинасы үтеп барган була. Хокук сакчылары тиз арада гаепләнүчене кулга алалар, зыян күргән ир-атны хастаханәгә озаталар. 

Ир-атка 6 елдан 11 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев